Катамаранда Кама буенча Тур

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Алексеевскилылар Кама буенча катамараннарда йөзүдә катнашты.

Су юлы буйлап сәяхәтчеләр Алабугадан Алексеевскига кадәр уздылар.

Мишагиннар һәм Пономаревлар гаиләләре бу спорт-туристлык чарасының актив катнашучылары булдылар. Актив ялны яратучылар Алабуга шәһәре диварларыннан старт алды һәм Түбән Кама, Котловка, Нократ Тамагы, Соколка, Кама Аланы, Омар, Берсут, Чистайны уздылар һәм Алексеевск пляжында финишка килеп җиттеләр. Бу ераклыкны алар Котловка белән Соколка арасындагы палаткаларда, Берсутта һәм Чистайда кунып берничә көн эчендә уздылар.

«Бу сәяхәтне без гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен уйладык, - дип сөйли йөзүне оештыручы Евгений Мишагин, - катамараннарда егермегә якын кеше йөзде. Бу-балалары булган гаиләләр. Иң кечкенә катнашучыга-4 яшь. Әлбәттә, без барлык куркынычсызлык чараларын үтәдек, жилетларда булдык, ә маршрутны МЧС белән килештердек һәм коткаручылар белән һәрвакыт элемтәдә булдык. Йөзү дустанә һәм җылы атмосферада үтте. Көндез без табигатебезнең матурлыгына сокландык, кич белән учак янында җырлар астында ял иттек. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар, һәм без киләсе елга бу сәяхәтне кабатларбыз дигән карарга килдек».

Түбән Камада яшәүче тагын бер спортчы Гөлсинә Әхмәдова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Беренче чиратта, мин бу сәяхәткә , табигатьтә ял итәр өчен бардым. Бистәдә туып-үскән кеше буларак, мин киңлекләргә мохтаҗ, мине шәһәрләрнең өйләре тынымны кыса. Мин Ходай булдырган дөньяның бөеклеген тоярга яратам . Табигатьтә намаз уку җиңелрәк, планнар турында уйлау җиңелрәк. Мин яңадан фикердәшләрем белән таныштым. Җылыкка, кояшка, яңгырга, җилгә шатландым. Һәр көнне Раббыбыз безгә фатиха бирде! Күпләр кояшта янды, икенче көнне күк болыт белән капланды һәм бүтән берәү дә янмады. Бөтен походны әзерләгәннәре өчен оештыручыларга аерым рәхмәт. Алар шулкадәр вак-төякне исәпкә алган, без аларга игътибар да итмәс идек. Бик шат идем! Киләсе елга гаилә белән шундый сәяхәтне кабатларга телим».

«Миңа табигать белән бердәмлек бик ошады, - дип сөйли Евгения Мухамдеярова,-мәсәлән соңгы тукталышта без тычканнар һәм ярканатлар арасында калдык. Бу поход безнең җирдә үзебез генә булмавыбызны,Алла барлык тере җаннар турында кайгыртканын искә төшерде. Бу үзеңне команда эшендә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек иде. Беренче тапкыр күргән кешеләр белән суда башта бераз шикле иде, тик маҗарабыз тәмамлангач, без якын дусларга әйләндек. Барыгызга да рәхмәт!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International