9 августта Республика кан җибәрү станциясе белгечләре мобиль комплекста «Донор көне»уздырачаклар.
Кан әзерләүнең мобиль комплексы «Алексеевск РҮХ»ДАССОның үзәк керү юлы янында 9.00 сәгатьтән башлап эшләячәк.
Донорлыкка 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләргә рөхсәт ителә. Кан тапшыру алдыннан донорларга рационнан ачы, тозлы, майлы һәм югары калорияле ризыкны, шулай ук алкогольнең барлык төрләрен төшереп калдырырга кирәк. Үзең белән паспорт алып барырга кирәк.
Нык сәламәтлек сезгә! Без сезне көтәбез һәм алдан ук рәхмәтлебез.