Дәүләт автоинспекциясе алексеевскилыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Дәүләт автоинспекциясе алексеевскилыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

"Административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штрафны бу срокта түләмәгән очракта, түләмәүчегә суд тарафыннан икеләтә күләмдә штраф салынырга яки 15 тәүлеккә административ арест билгеләнергә, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә мөмкин.
Штрафларны ирекле һәм үз вакытында түләү өчен Россия законнарында гамәлдә булган 50% күләмендә административ штрафларны түләргә мөмкинлек бирүче норма стимул булып тора. Бу кагыйдә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган көннән 20 көн эчендә башкарыла", - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International