Кайсы очракларда ММИ полисы туристка ярдәм итәчәк

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Чистай шәһәре Территориаль Мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы район халкына, Россия буйлап сәяхәткә барганда, медицина ярдәмен бушлай алырга мөмкин булган очраклар турында хәбәр итә.

Кирәк очракта өйдә яки сәфәрдә квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, күпчелек очракта мәҗбүри медицина иминияте полисы да җитә. Аның буенча илнең ММИ программасында катнашучы теләсә кайсы медицина учреждениесендә түләүсез табиб һәм табибка кадәр, ашыгыч һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүгә исәп тотарга мөмкин: болар барысы да дәүләт һәм муниципаль сырхауханәләр, хастаханәләр, шулай ук кайбер шәхси клиникалар.

Шулай ук ММИ полисы буенча медицина хезмәтләре исемлегенә бәхетсезлек очраклары, имгәнүләр, яралар, бөҗәкләр һәм хайваннар тешләүләре, агуланулар, кояш пешүләре һәм эссе сугулар, шулай ук ашыгыч медицина тыкшынуын таләп итә торган башка ашыгыч хәлләр вакытында түләүсез ярдәм керә. Полис белән шулай ук гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта ярдәм күрсәтү урынына кадәр илтү чыгымнарыда каплана.

Аның буенча хроник авырулар кискенләшкән очракта, теләсә кайсы сырхауханәгә яки хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә була, хәтта гомер куркынычы булмаса да. Кирәк булганда, пациентка бушлай рентген, маммография, УЗИ ясаячаклар, теләсә нинди лаборатория тикшеренүләрен билгеләячәкләр һәм үткәрәчәкләр. Шулай ук хастаханәдә госпитализация вакытында язылачак дарулар да бушлай булачак.

Моннан тыш, медицина учреждениеләре ММИ полисыннан башка да түләүсез ярдәм күрсәтергә тиешле ярдәм бар. Әйтик, ул тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы кискен халәтләрдә: аңны кинәт югалту, көчле кан агу, көчле инфекцияләр , кискен авыртулар, шул исәптән теш, аллергик реакцияләрендә,  шул исәптән Квинке отегы китереп чыгаручы катлауланулар , анафилактик шок  булганда кирәк булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International