Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Язынин, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Гурьевка авылында яшәүче Баринова Мария Кузьминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткасы тапшырылды.
Баринова Мария Кузьминична Татарстан АССРның Алексеевск районы Гурьевка авылында туа. Сугыш башланганда аңа тугыз тула торган була. Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән аңа төрле эшләр башкарырга туры килә: чәчәләр, чаптыралар,суктыралар, көлтә бәйлиләр, ашлыкны сортлыйлар. Хәтта төнлә дә эшләдек. Сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчы Мария Кузьминична туган « Большевик »совхозында эшли, анда учетчы була, ә Лаеш техникумын тәмамлаганнан соң бу совхозның баш хисапчысы була.Авыл егете Михаилга кияүгә чыга, аның белән ике ул: Вячеслав һәм Юрийны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аның өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Мария Кузьминична бик кунакчыл хуҗа, яхшы күңелле һәм әдәпле кеше. Аны авыл халкы бик хөрмәт итә.