Алексеевскилылар Владимирга Сабантуй алып килделәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Алексеевскилылар Сабантуйны Владимир шәһәренә алып килделәр.
Халык үзешчәннәре матур тамаша күрсәтте.
Кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Сергей Демидов, Владимир өлкәсе вице-губернаторы Дмитрий Лызлов һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котладылар.
Алар Владимир өлкәсендә яшәүчеләргә, татар мәдәниятен саклап калуга зур өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.
Ачылу тантанасында шулай ук Владимир өлкәсе Закон чыгару Җыены Рәисе урынбасары Вячеслав Картухин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International