ГХАТ бүлегендә Михаил Александрович һәм Галина Николаевна Холюновларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Туй көне белән туры килгән бу матур көнне пар 50 ел элекеге кебек дулкынландыргыч Мендельсон маршы астында уздылар , мәхәббәт һәм тугрылыкны раслау йөзеннән, яңа туй балдаклары белән алмаштылар. Традиция буенча, Холюновлар гаиләсе гаилә тормышының мактаулы юбилярлары китабына кул куйдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Алтын юбилярларга Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич исеменнән бүләк тапшырдылар. Тагын бер кат Холюновларны гаилә юбилее белән котлыйбыз! Озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез. Тормышыгыз һәр көне балалар һәм оныклар янәшәсендә якты һәм шатлыклы булсын!