Майлы культураны җыюда беренчеләр

2022 елның 22 июле, җомга

Алексеевск аграрийлары, нәкъ менә "Южное Алексеевск" ВЗП механизаторлары көзге рыжикны җыюга керештеләр.

Быелгы урып-җыю сезонындагы һава торышы куандыра. Яңгыр якты җылы кояш белән алышына, димәк, уңыш та лаеклы булырга охшаган.

Рыжик соңгы елларда популяр авыл хуҗалыгы культурасына әверелә. Бу аның үзенчәлекләренә бәйле: ул корылыкка чыдам һәм сыйфатлы май алу мөмкинлеге белән аерылып тора. Әмма уңыш алу өчен рыжикны үстерүнең заманча технологиясенең барлык таләпләрен үтәргә кирәк. Рыжик майын азык-төлек тармагында, техник максатларда кулланалар, ә соңгы елларда ул биокеросин җитештерү өчен чимал буларак кулланыла.

Безнең районда барлыгы 59 734 тонна сенаж әзерләнгән. 8000 гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылган. 23 473 тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Эшләр дәвам итә.

 

 

Россия хөкүмәте Россия АПКсына ярдәм итүнең яңа чараларын анонслады.

Беренчедән, тимер юл буенча авыл хуҗалыгы продукциясен ташуны субсидияләүгә, ташламалы тарифларны компенсацияләү өчен, 700 млн. сум тирәсе акча юнәлдереләчәк.

Икенчедән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча Хөкүмәт Россиядән көнбагыш мае (400 мең тоннага) һәм сыгынты (150 мең тоннага) чыгару квоталарын арттырды. Бу җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International