Депутатлар корпусы эшендә район Советы утырышында Айдар Метшин катнашты

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Депутатлар корпусы эшендә район Советы утырышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.
Көн тәртибендә-мәгариф мәсьәләләре,социаль-икътисади күрсәткечләр һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү чаралары . Шуннан соң муниципалитет башлыгы Сергей Демидов һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны бергәләп кабул иттеләр. Мәктәпләрнең техник персоналының, шулай  уку учреждениеләренең машина йөртүчеләренең һәм пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карау үтенече белән район үзәгенең беренче мәктәбе директоры Владимир Иванов мөрәҗәгать итте. Инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Екатерина Абакумова социаль оешма бинасын техник яктан җиһазлау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук сүз җир кишәрлекләренең кадастр бәясе турында да барды. Барлык сораулар да эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International