Изгене каршыладылар

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Район үзәге Алексеевскта  Ахтыр Алла Анасы иконасы барлыкка килүенә 206 ел тулу уңаеннан тантаналар узды.

15 июльдә Изге Чиркәү Ахтыр Алла Анасы иконасын искә ала.

Әлеге иконаның могҗизалы барлыкка килүе вакыйгаларын искә алып, ел саен безнең бистәдә тантаналы гыйбадәтләр һәм Хач йөреше уза.

Кичә икона Анатыш авылына, аннары Балык Бистәсе авылына автомобиль белән китерелде, анда догалар һәм су изгеләре догасы укылды.

Алексеевск җирендә икона белән очрашканнан соң, Ахтыр коесында изге дога кылынды, анда күп санлы дин тотучылар, хаҗилар бергәләп дога кылырга һәм могҗиза тудыручы иконага кагыла алдылар.

1739 елның 2 июлендә Ахтыр Алла Анасы иконасының могҗизалы күренүе була. XVIII гасырның беренче яртысында Ахтыркада Изге Богородица Покровы исемендәге Иске агач чиркәү була,анда хезмәттә- игелекле һәм изге күңелле рухани Василий Данилов була. Елъязмаларда әйтелгәнчә, кыргый ромашка белән капланган үз йортының ишегалдына чыккач һәм бер-ике тапкыр чалгы белән  суккач, рухани чирәмдә басып торган иконаны күрә, аңардан гадәттән тыш балкыш тарала торган була..." һәм, үзенә тәреле кием киеп, исенә  килгән Алла Тууын бәйрәм итәргә кондакны укырга керешә". Шуннан соң ул иконаны ала һәм беркемгә дә әйтмичә, аны өйгә алып керә. Биредә ул 3 ел тора. Икона торган бүлмәдә ялгыз калган кешегә аңлаешсыз курку төшә башлый һәм ул ирексездән бүлмәдән чыгып китә. Иконаны өйгә алып  кергәнән соң 3 ел үткәч, Покров бәйрәменә рухани иконасы булган бүлмәгә керә һәм аннан таралган гаҗәеп ут белән зарарлана. Бу еш кабатлана башлый, әмма рухани дога кыла һәм беркемгә дә бу хакта әйтми. Бервакыт рухани төштә Алла анасын  күреп ала һәм ул аңардан табылган иконаны тузаннан чистартып, чиста су белән  юарга дигән сүзен ишетә. Рухани, йокысыннан уянгач, шул эшне шундук эшли 
   иртәгесен елгага юган суын итәр өчен аны савытка сала. Озакламый ул тагын йокыга киттә, гадәттән тыш икенче бер төш күрә. Ул елгага таба иконаны юганнан соң калган суны ташлар өчен бара икән.Ә аның каршысына Алла анасы  үзе гүзәл кыз сыйфатында килә: "Суыңны кая алып барасың? Өеңә алып кайтта сакла аны ул ,бизгәк авыруыннан терелтәчәк" Руханиның күптән бизгәк белән авыраучы кызы була. Уянгач, ул аңа суны эчәргә бирә, һәм кызы шунда ук терелә. Шул вакыттан башлап Даниил атакай , төшендә килгән Богородица кушуы буенча, бу могҗизалы образны яшерми башлаган. Ахтыр иконасы Алексеевск авылында могҗизалар белән дан тоткан. Элек-электән биредә кое булган, ул 1816 елга кадәр бернинди хөрмәт ителмәгән һәм авыл халкы тарафыннан турыдан-туры эшенә кулланылган. 1816 елда анда Изге Ананың Ахтыр иконасы юыла, бу хакта Алексеевск авылында яшәүче Степан Григорьевич Богомолов «Алексеевск авылының Воскресенск чиркәве елъязмасы» нда (1893 ел) сөйли. Иконаны юдырганнан соң, кое могҗизалар белән данлана, коены җирле халык данлый башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International