Коры Көрнәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нилә Хикмәт кызы Шәвәлиева 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.
Коры Көрнәле авылында туып-үскән Наилә Хикмәт кызы гомер буе туган авылында яши. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр (2 кыз һәм 2 ул). Наилә Хикмәт кызы Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң колхоз кырларында хезмәт куя. Яшьлектәге тормыш авырлыкларына һәм олы яшьтә булуына карамастан, ул кешеләргә карата миһербанлык һәм мәрхәмәт хисләрен югалтмый. Наилә Хикмәтовнаның биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар, алар аңарда еш кунак булалар. Ул тормышны, кешеләрне ярата һәм һәрвакыт: «Исән-сау яшисе иде, сәламәтлек генә сынатмасын иде», - ди.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук муниципалитет башлыгы Сергей Демидов исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар.