«Забота»приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Тарих эзләреннән" музей дәрес-экскурсия үткәрелде.
Экскурсиянең башы Салих Баттал исемендәге Зур Тигәнәле туган якны өйрәнү музеенда булды. Экскурсовод Хәлилова Ф.З. балаларга борынгы хезмәт коралларын күрсәтте һәм Олы Тигәнәле авылы янындагы борынгы венгрлар каберлеге турында сөйләде. Шулай ук музейда балалар шушы авылда туып-үскән язучы Салих Батталның китаплары һәм шәхси әйберләре белән таныштылар.
А.М. Бутлеров каберендәге часовня музей дәресенең чираттагы тукталышы булды. Биредә тәрбиячеләр Королева Н. В.һәм Халикова В. В. балаларга бөек рус химикының тормышы һәм ачышлары турында сөйләделәр.
Тарихи экскурсиянең соңгы пункты Биләр тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгы булды. Экскурсия барышында балалар Биләр шәһәренә нигез салу тарихы, ата-бабаларыбызның көнкүреше һәм мәдәнияте турында белделәр, музей экспозициясендә тәкъдим ителгән урта гасыр Болгары көнкүрешенең төрле предметларын үз күзләре белән күрделәр.