Узган тәүлектә Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә самокатлар белән идарә иткән ике бала зыян күргән.
4 июльдә Казанда «Киа» автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, җайга салына торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм 10 яшьлек баланы бәрдергән,ул, беренчел мәгълүматлар буенча, юлның йөри торган өлешен самокатта кисеп чыккан, ашыкмаган.Бала җәрәхәт алган.Шул ук көнне Яшел Үзән районында «Мицубиси» белән идарә иткән хатын-кыз ишегалды территориясендә хәрәкәт иткәндә, кинәт машина йөрү өлешенә чыккан,самокатта йөрүче 5 яшьлек кызга бәрелә.Кыз җәрәхәтләр алган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе шуны искә төшерә: самокатларда йөрүче затлар җәяүлеләр өчен кагыйдәләргә буйсына: тротуарларда, җәяүлеләр зоналары чикләрендә , җәяүлеләр һәм велосипедлар йөри торган юлларда йөрергә кирәк, шулай ук транспорт хәрәкәте өчен ябык урыннарда – паркларда, скверларда, ишегалларында һәм йөрү өчен махсус билгеләнгән мәйданчыкларда йөрү зарур; җәяүлеләр өчен кагыйдәләргә буйсынып җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыгу өчен самокаттан төшәргә, аны үзе белән янәшә алып барырга;машина юлына чыгу тыела.
Ата-аналар, сез куркыныч электр самокатлары сатып алып, үз балаларыгызның куркынычсызлыгына ышанасызмы? Аларның сәламәтлеге һәм гомере сезгә кадерлеме?
Башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин комментарийлары:
«Җәйге каникуллар башлану белән барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә зур игътибар бирергә кирәк. Җәй, ял, буш вакыт һәм хәрәкәт итү өчен төрле техника күп. Аны сатып алыр алдыннан ата-аналарга анда йөрү мөмкин булган урыннар турында аңлату әңгәмәләре үткәрү кирәклеге турында искә төшерәсе килә. Балалар белән бәхетсезлек очраклары балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозганга гына түгел, самокатта игътибарны читкә җиңел юнәлдерүгә дә бәйле.Урамда нәрсә дә булса кызыктыра, танышын күрә, дусты дәшә һәм шунда ук кайда булуы онытыла, зур тизлек белән йөрүче автомобильләрне ,светофор сигналларын сизмидә,күрмидә. Әмма, юл хәрәкәте-балалар шуклыгы түгел,ә кырыс чынбарлык.
РФ КОАП 12.29 статьясы нигезендә, әлеге җаваплылык ата-аналарга йөкләнә һәм( 800 сум күләмендә )штраф салуга китерә. Юлларда хаталар еш кына фаҗигаләргә китерә. Балаларны юллардагы бәхетсезлек очракларыннан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз».