11 июль көнне безнең балалар Чистай районының «ЯШЬАРМЕЕЦ» хәрби-патриотик палаткалы лагерыннан ялдан кайттылар.
Лагерь программасы яшь буынны армия патриотизмы рухында тәрбияли. Лагерьда укыту һәм шартлар армия хезмәтенә максималь якын. Балалар хәрби-гамәли спорт төрләре, строй, физик, утлы һәм башка төрләр белән актив шөгыльләнделәр, хәрби һөнәр нигезләрен өйрәнделәр. Биләр мәктәбе укучысы Шерстобитов Артем һәм А.А. Малафеева исемендәге Алексеевск 1 нче мәктәбе укучысы Артемьев Данила күп төр ярышны берләштергән дисциплина буенча җиңүче грамоталары белән кайттылар.
Котлыйбыз, афәрин!