Алексеевск районы мөселманнары Корбан бәйрәмен бәйрәм итә.
Мөселман бәйрәмнәренең иң олыларының берсе булган бәйрәмдә үзәк мәчеттә бәйрәм намазы үтте.
Бу олы бәйрәмдә сәгать өчтә мәчет тулысынча диярлек дин тотучылар белән тулган иде. Ә иртәнге намазга килүчеләр шулкадәр күп иде ки, кайберәүләргә урамда намаз укырга туры килде. Бәйрәм вәгазендә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт мәхәллә халкына бәйрәмнең әһәмияте һәм мәгънәсе, күңелеңне чисталыкта саклау, балалар, өлкәннәр һәм ятимнәр турында кайгырту кирәклеге турында искә төшерде. Бәйрәм намазыннан соң ул мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде.
Районыбызның татар авылларында да бәйрәмне бәйрәм рухы белән каршы алдылар. Биредә якыннар турында кайгырту һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде.
Изге Корбан гаетенә Кызыл Уракчы авылы халкы иртәнге намазда катнашу, мәчет имамы Җәмил Гайнуллин үткәргән бәйрәм вәгазен һәм догаларын тыңларга җыелдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Авыл халкы һәм кунаклары Корбан бәйрәменең шатлык, туганлык, дуслык бәйрәме булуын бертавыштан әйттеләр. Бәйрәм Кызыл Уракчыда якын кешеләр белән бергә- бергәлектә узды. Авылдашлар табын артына җыелдылар, үзара җылы аралаштылар. Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, үзара аңлашу, Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышаныч теләделәр.
Оештыручылар һәм Хәйриячеләр адресына бик күп игелекле сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде.
Бәйрәмне җирле халык: Рәзид һәм Илсөяр Төхвәтуллиннар, Эдуард һәм Гөлсинә Һадиуллиннар, Җәмил һәм Рамилә Гайнуллиннар гаиләләре оештырды. Акча һәм корбан чалу өчен тәкәне КФХ җитәкчесе Гатин Фирдәүс Флюнович бирде.
Корбан гаете көне барлык байлыгы булган һәм аз керемлеләр өчен дә бәхеткә әверелә. Ул Ислам традицияләренең, башка дөнья диннәрендәге кебек үк, милләтенә һәм диненә карамастан, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлек һәм якыннар турында кайгыртуның мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен искә төшерә. Бу-гаилә, җәмгыять якынаю бәйрәме.