4 июльдән Речное авылыннан 2 км ераклыкта «Олимп» чатыр лагере эшли башлады, анда өч атна дәвамында безнең районнан 180 бала ял итәчәк.
Смена 7 көн дәвам итә. Беренче ике смена-спорт, өченче смена – патриотик. Бер сменада 60ка кадәр бала ял итә. Лагерь ачылышында балаларны Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Евгений Салюков һәм спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров сәламләде.
Беренче көнне үк балаларны янгын сүндергеч белән кулланырга Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара эчке эшләр бүлеге начальнигы Олег Ещев өйрәтте. Быел лагерьда һәр яңа көн линейкадан башлана, анда тантаналы рәвештә флаглар күтәрелеп, Россия Федерациясе гимны яңгырый.