Ш.т. п. Алексеевскта күпфатирлы йортларның ишегаллары үзгәрә. Алексеевск районында «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә йорт яны җәмәгать территорияләре тулысынча төзекләндерелә: балалар һәм спорт мәйданчыклары куела, асфальт өслеге үзгәрә, халык теләге белән чәчәк клумбалары төзелә, автостоянкалар һәм тротуарлар төзекләндерелә. Халыкка бары тик уңайлыклардан файдаланып, үзләренең төзекләндерелгән ишегалларын саклап тоту гына калачак. Фото-район үзәгендәге Есенин урамындагы ишегалдында эшләр барышы.