Гаиләгә һәм һөнәргә тугрылыклы

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

1986 елның җәе. Яшь кыз Лидия Громова Чистай педучилищесын тәмамлаганнан соң, дусты белән Кече Кызыл Яр авылына балалар бакчасы ачу өчен юл тота.

Ниндидер сәбәпләр аркасында бакчаны ачмаганнар, ә Лидияне мәктәптә калырга сораганнар. Ул вакытта ул, безнең мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлап кергәндә, аның 32 еллык хезмәт эшчәнлеге безнең мәктәп белән бәйле булыр, күп кенә Кызыл Яр балалары өчен ул гомерлеккә беренче онытылмас укытучы - Лидия Владимировна Котова буларак кереп калачак, дип фаразлый алыр идеме икән.

 

Радик Насыйбуллин:

«Лидия Владимировна башлангыч сыйныфларда бездә ныклы белемгә нигез салды. Ә ныклы фундамент-ул ныклы йорт нигезе. Бу утыз ел элек булсада, ә менә безгә игелекле һәм кайгыртучан караш һәрвакыт сизелә. Чынлыкта, шундый  укытучым булганына мин бик шатмын. Күрәсең, шуңа күрә мин һәрвакыт яңа эшкә тартылам һәм һәрчак барысын да булдырырмын дип ышанам. Сүз уңаеннан, Лидия Владимировнаның башлангыч сыйныфлар чыгарылышында кул куеп бүләк иткән «Доктор Айболит» китабы миндә әледә саклана һәм ул кызыклы һәм мәшәкатьсез вакыт турында искә төшереп тора. Рәхмәт сезгә, беренче укытучым! Һәм сезгә озын гомер телим!»

 

Ләйсән Шәйхетдинова:

«Лидия Владимировна-минем беренче укытучым һәм укытучы гына түгел, ә мәктәп әнием. Без мәктәпкә бик шатланып бара идек, чөнки һәрвакыт янәшәбездә безне яратучы һәм саклаучы Лидия Владимировна булды. Сизгер, игелекле, ярдәмчел, яхшы, күңелле, олы йөрәкле кеше-болар барысы да аның турында! Хәзер, олыгайгач, мин аның бездә шул ук сыйфатларны тәрбияләүгә, күпме көч куйганын аңлыйм».

 

Полина Капралова:

«Лидия Владимировна минем беренче укытучым. Ул минем балалык күңелемдә эз калдырды, иң нечкә кылларына кагылып, анда игелек, хакыйкать, матурлык һәм гаделлек чәчте. Лидия Владимировна безгә нинди кызыклы дәресләр һәм бәйрәмнәр оештыра иде! Һәм һәр укучы аларда катнашты.Без беренче укытучыбызны бик яраттык, аны каршы ала идек, аның сумкасын алып бару, кайчак аның белән мәктәпкә кадәр бергә кулга-кул тотынып  бару өчен генә. Лидия Владимировна минем өчен үрнәк, зур хәрефтән укытучы булып тора. Безнең өчен, көч-вакытны кызганмыйча, кечкенә бала башларыбызга тормышта кирәк булачак белемнәрне сабыр һәм ныклап салган өчен, башкарган эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бәйрәм, юбилей көнендә мин сезгә тирән ихтирам һәм соклану белдерәсем килә! Сезгә нык сәламәтлек, матди иминлек, шатлык, бәхет телим!»

 

Өч дистә ел буе тәрбияләнүчеләр... Алар төрле, ләкин бер эштә алар бердәм: шәхесләрен аякка бастыруда мөһим роль уйнаган Укыкытучыга чиксез ихтирам белән карыйлар.

Мәктәптә күп еллар бергә эшләү дәверендә төрле эшләр үтәргә туры килде. Төрле дәрәҗәдәге министрлык тикшерүләре, семинарлар, иҗади отчетлар, фән атналыклары, төрле конкурслар, чаралар үткәрелде. Лидия Владимировна барлык вакыйгаларның үзәгендә иде. Ул беркайчан да авырлыклардан, яңалыклардан качмады. Башта эшнең асылына төшенәчәк, бетмәс-төкәнмәс фантазия белән балкыячак, хезмәттәшләрен җәлеп итәчәк, укучыларны рухландырачак, ата-аналар ярдәменә таяначак. Эш кайный башлый...Андыйлар турында "ышанычлы җилкә"диләр. Ул барысын да нәзакәтле, әдәпле, укытучының намусын һәм абруен күтәреп башкара. Бу язмыш бүләге-мондый хезмәттәш белән янәшә эшләү.


Шәйхетдинов Фәрит:

"Лидия Владимировнаның биографиясе Кече Кызыл Яр мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән. Лидия Владимировна-җаваплы педагог, искиткеч кеше. Аның дәресләрендә һәрвакыт уңайлы һәм тыныч, чөнки ул барлык кирәкле сыйфатларга ия. Кешелекле,ышанычлы, аңа һәрвакыт таяна аласың. Ул-игелекле һәм кайгыртучан хатын, әни һәм әби. Хезмәттәш буларак, акыллы, фикер йөртүче, зирәк һәм кызыклы әңгәмәдәш. Аның күңеле, кояш кебек,  чиксез игелекле. Алга таба да сезнең тормышыгыз шатлык, җан җылысы һәм хатын-кыз бәхете белән тулы булуын телим».

 

Флера Хәлилова:

"9 июльдә Лидия Владимировна үзенең юбилеен билгеләп үтә. Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм!

Мин Лидия Владимировна белән 1988 елда , институттан соң Кече Кызыл Яр тулы булмаган урта мәктәбенә җибәрелгәч таныштым. Теләсә кайсы вакытта аңа теләсә нинди сорау яки үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде, ул беркайчан да баш тартмаячак.

Лидия Владимировна-изге күңелле кеше, Искиткеч укытучы. Ул һәр укучының йөрәгенә "ачкыч" таба иде.

Туган көне алдыннан Лидия Владимировнага, барыннан да элек, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхетле һәм якты көннәр, озын гомер телим. Сезнең тормышыгыз шатлык һәм мәхәббәт белән тулып торсын».

 

Светлана Капралова:

«Л.Н. Толстой: "Яхшы укытучыга ике генә сыйфатка ия булырга кирәк - зур белем һәм зур йөрәк", - дип язган. Лидия Владимировна Котова нәкъ менә шундый укытучы булып тора, аның белән бергә эшләү, аның тәҗрибәсен алып, җанга-җан  аралашып эшләү насыйп булды.

Лидия Владимировна-иҗади кеше, бөтен эшкә оста. Искиткеч, кунакчыл хуҗабикә, яраткан хатын, кайгыртучан әни, ягымлы әби. Сез кешеләргә күпме зирәклек һәм игелек, ярдәмчеллек, дустәнә мөнәсәбәт һәм шатлык китерәсез ! Бу матур көндә без сезгә чын күңелдән уңышлар, мәхәббәт, сәламәтлек, чәчәктәй балку һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телибез!»

 

 

Тәскирә Садриева материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International