Үзара салым программасын тормышка ашыру турында

2022 елның 8 июле, җомга

Гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлеге эчендәге юлларга вак таш җәю эшләре старт алды. Бүгенге көндә генә дә Ялкын авыл җирлегендә-Гурьевка, Караваево, Языково һәм Ялкын авылларында дүрт участокта вак таш җәелде.
Аннары чиратта - Левашево һәм Кыркүл авыл җирлекләре. Эшләр авыл халкының теләкләрен исәпкә алып , алып барыла. Исегезгә төшерәбез, гражданнар керткән һәм арттырылган акчаларны сарыф итү максатлары халык җыеннарында билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International