Хезмәткә чакырабыз

2022 елның 8 июле, җомга

⭐ Алексеевск районы Хәрби комиссариаты контракт буенча кыска вакытлы (6 айга) хәрби хезмәткә җыя.
Кандидатка таләпләр:
✅ РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү теләге;
✅яше 50 яшькә кадәр;
✅сәламәтлек торышы буенча яраклылык;
✅ суд җаваплыгына тартылмаган.
💳Тиешле акчалата түләүләр һәм социаль гарантияләр турында мәгълүмат:
✅ контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 260 мең сум акча каралган;
✅ аена 200 мең сумнан башлап акчалата керем;
✅ тәүлеклек - 53 доллар;
✅ һәр тәүлек саен актив һөҗүм итү чараларында катнашу өчен өстәмә түләүләр-тәүлегенә 8000 сум;
✅ тулы медицина, иминият һәм кием-салым белән тәэмин итү;
🛡 Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына Россия Федерациясе Президентының "Кайбер федераль дәүләт органнары хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләренең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында"2022 елның 9 Маендагы 268 номерлы Указы нигезендә дәүләт ярдәме чаралары тарала.
📮Барлык сораулар буенча Алексеевск районы хәрби комиссариатына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Алексеевск ш.т. б., Совет ур., 8А.
Тел. +7 (937) 005-15-46; 2-53-62

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International