Мәхәббәт,гаилә һәм тугрылык көне алдыннан Алексеевск муниципаль районы ГХАТ идарәсендә районның «Алтын» гаиләләрен: 50 елдан артык кулга-кул тотынып узган парларны хөрмәтләделәр.
Гаилә кыйммәтләренә тугрылык өчен аларга район башлыгы урынбасары Галина Белова рәхмәт белдерде.
Хамзиннар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде. Катифа Арслан кызы һәм Рәис Шамил улы бергә 50 ел гомер кичерәләр.
Олы Тигәнәле авылында яшәүче Гильмановлар Рәшит Борһан улы һәм Гөлкәй Нигъмәт кызы да 50 ел бәхетле гомер кичерәләр, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен үрнәк булып торалар. Виктор Иванович һәм Валентина Михайловна Удальцовлар гаиләсе инде ярты гасырдан артык - 60 ел бергә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле якташлар,гаилә кыйммәтләренә тугрылыклы булуыгыз өчен!