Алексеевск ш. т. б. күпфатирлы йорт ишегаллары үзгәрә. «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә йорт яны җәмәгать территорияләре тулысынча төзекләндерелә: балалар һәм спорт мәйданчыклары куела, асфальт өслеге үзгәрә, халык теләге белән чәчәк клумбалары төзелә, автостоянкалар һәм тротуарлар төзекләндерелә. Халыкка бары тик уңайлыклардан файдаланып, үзләренең төзекләндерелгән ишегалларын сакларга гына калачак. Фотода район үзәгендәге Есенин урамындагы ишегалды.