Бәла һәрчак көтмәгәндә килә. Бу елның җәе безнең өчен бәладән башланды. Зур бәладән .Безнең хуҗалыкта янгын булды .Еллар буе тупланган барлык әйбер дә диярлек янып бетте .Дөрес әйтәләр«Карак керсә-берне ала,ә ут-барысында ».Мондый хәлне берәүгә дә күрергә һәм кичерергә ходай язмасын .
Өстәвенә, хәзерге вакытта, төзелеш материалларына бәяләр берничә тапкыр кыйммәтләнгән вакытта .Без язып бетермәслек халдә югалып калдык .Тик, чыннан да, дөнья игелекле кешеләрсез түгел икән. Безгә бик күпләр : эш буенча хезмәттәшләр дә ,авылдашлар да ,сыйныфташлар да ,туганнар да ,битараф булмаган ,ярдәмчел ,кайчак бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә ярдәм кулы суздылар .Аллага шөкер без әкренләп төзибез.
Ә бүген без «Хайвей Машинери» ҖЧҖ җитәкчесе Соломатов Алексей Сергеевичка зур рәхмәт белдерәбез .Сез безгә бик булыштыгыз .Игелекле булуыгыз ,ярдәмчеллегегез, кайгыртучанлыгыгыз ,чит кешегә битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә .Ходай Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге ,барлык җирдә һәм бар җирдә уңышлар бирсен . Аллаһы сезнең кылган изге гамәлләрегезгә мең мәртәбә арттырып бирсен .