Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, эшләүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясен алудан бер айга баш тартуы сәбәпле, аларга эштән азат ителмичә индексацияләр бирү турында мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Пенсионерның картлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясен алудан баш тарту мөмкинлеге, чыннан да, бар. Эшләүче пенсионер мондый гариза бирсә, Пенсия фонды тиешле гариза алган айдан соң килүче айның 1нче числосыннан иминият пенсиясен түләүне туктата.
Әлбәттә, пенсионер теләге һәм гаризасы буенча картлык буенча иминият пенсиясе киләсе айның 1 нче числосыннан торгызылырга яки кабат билгеләнергә мөмкин, ләкин ул, эш чорында кертелгән индексацияләрне исәпкә алмыйча, ә димәк, аның күләмен, аның баш тартуына кадәр кулланылган бер пенсия коэффициенты бәясеннән һәм беркетелгән түләү күләменнән чыгып, арттырмыйча гына түләнәчәк.
Пенсияне яңа билгеләү һәм түләү шул ук төр иминият пенсиясен индивидуаль пенсия коэффициентының актуаль бәясеннән һәм беркетелгән түләүдән чыгып эшләүдән туктаган очракта гына түләнә.
«Фейк төзүчеләр киңәшенә колак салып, аннан соң аны зур күләмдә билгеләү өчен,пенсиядән "вакытлыча" баш тартканда, эшләүче пенсионер бернәрсәдә отмаячак, бер ай эчендә үзенең законлы табышын югалтачак, ә аны кире кайтара алмаячак», – дип ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.