Июль: Җәй уртасында бакчада да, дача участогында нәрсә эшләргә мөмкин?

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Июль: җәй уртасында бакчада һәм дача участогында нәрсә эшләргә була һәм нәрсә эшләргә кирәк?
Җәй уртасында яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен бакчада, дача һәм өй яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәк? "Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйли,
Җәйнең кызган чорында бакчада төп эшләр-утау, су сибү, йомшарту, мульчирование, ашлама кертү.
Кагыйдә буларак, җәй урталарында үсемлекләр төрле авырулардан җәфа чигә-еш карап торулар һәм профилактик агу  сиптерүләр проблеманы хәл итәргә булышачак. Тик авыруны  сәламәт куакларга йоктырмас өчен, авыру куакларны йолкып ату отышлырак .
Томатларны формалаштырыгыз, җирдә яткан  үги ботакларын һәм яфракларын өзеп ташлагыз. Терәкләргә бәйләгез. Чәчәк атуның башында ук авыруларны кисәтү өчен биологик препаратлар: Псевдобактерин-2, Фитоспорин-М яки Бордо сыеклыгы сиптерергә кирәк. Шулай ук үсемлекләргә көл һәм сарымсак сиптерү сәламәтлекләренә  яхшы йогынты ясый. Препаратлар сибү җәй яңгырлы булганда отышлы. Кишер, петрушка, чөгендер,ачы торманы сирәкләгез . Кыярларны формалаштырыгыз һәм бәйләгез. Кыярларга җылы су гына  сибегез!
Җәй урталарында иң куркыныч корткычлар һәм авырулар активлаша. Паслен культураларының (томат, баклажан, бәрәңге һәм борыч) - колорад коңгызы һәм фитофтороз. Кәбестә тәре төсле борча, кәбестә чебене, совка һәм белянкадан зыян күрә, корткыч кило белән авырый. Кыярның яман дошманы-үрмәкүчсыман  талпан. Зарарлы объектларга каршы уңышлы көрәшү өчен атна саен биологик чаралар кулланырга кирәк: Биостоп, Битоксибацилин, Фитоверм, Лепидоцид һ. б.Аеруча зур файда  энтомофаглар чыгару бирә: златоглазка, габробракон, подизус, макролофус һ. б.
Бөтен культураларны да июль аенда тукландырырга кирәк. Органик ашлама сыйфатында суда эретелгән кош тизәге эретмәсен (1:25) яки сыер тизәге эретмәсен (1:10), чабылган үләннәр төнәтмәсен, көл төнәтмәсен – 10 л суга бер стакан  кулланырга киңәш ителә.
Бу вакытта күп кенә үсемлекләрдә һәм агачларда корткыч бөҗәк үлән бете күзәтелә. Үлән бете белән көл-сабын эремәсе, тәмәке, канлы үлән һәм әрем төнәтмәсе, шулай ук сарымсак, крән һәм тузганак  төнәтмәләре белән көрәшергә була. Моннан тыш, бакчада лаванда, мята, мелиса һәм горчица утыртырга мөмкин,аларның исләре корткычларны куркыта.
Кайбер яшелчә, яшел тәмләткечләр, кузаклы культуралардан кабат уңыш алу өчен июль аенда яңадан чәчәргә кирәк.
Укропны җәй буе һәр 15-20 көн саен чәчәләр.
Өлгерү буенча рекордчы-кресс-салат. Яшел сабаклары ике атнадан соң барлыкка киләчәк. Яфраклы салат  бераз озаграк,бер айга якын үсә.
 Шпинат өчендә урын табыгыз. Орлыкларын суда берничә сәгать тотыгыз,һәм чәчегез, бер атнадан шытымнар булачак. Ә тагын ике атнадан соң уңыш куллануга әзер булачак.
Рукола орлыгы инде 5-6 көндә үк чыгачак.
Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм суган-порей сезне сезон азагында яшел үлән  белән сөендерәчәк. Ә киләсе язда, башка культураларга караганда алдан чыгып, үсүләрен дәвам итәчәкләр.
Редисны да июль аенда (һәм хәтта соңрак) ике атна интервалы белән чәчәргә мөмкин. Көн кыскарак була, әмма туфракта азот җитәрлек булса, тамыразык сусыл һәм тәмле булып үсәчәк.
Июль аенда борчак, фасоль һәм бобларны чәчергә соң түгел,алар  шактый тиз өлгереп җитәчәк. Өстәвенә, бу культуралар барысы да салкынга чыдамнар.
Җәй урталарында чәчелә торган күпьеллык культуралар: кузгалак, ревень, суган (лайзун, батун, шнитт).
Җиләк-җимеш агачларын карау өчен түбәндәге эшләрне башкарырга кирәк:
Җиләк-җимеш агачларында коры чыбыклар һәм ботаклар күренә башласа, аларны кисәргә керешегез.
Алмагач һәм грушаны паршадан, чияне коккомикоздан эшкәртегез. Сливаны  лайлалы пилильщик һәм тишекле тимгелдән саклагыз.
Киләсе елга җиләк – җимеш бөреләренә нигез салуны стимуллаштыру өчен, барлык җиләк-җимеш агачларына тамырдан тыш мочевина эремәсен-50 г һәм 10 л суга кертегез.
Җиләк-җимеш агачларында һәм куакларында корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүне, ким дигәндә, уңыш җыюга бер атна кала, җиләк-җимешләрдә химикатлар калмасын өчен, туктатырга кирәк.
Көн саен кура җиләге куакларын карагыз. Җиләкләр черемәсен өчен, аларны шунда ук өлгереп җитүгә өзегез.
Кара карлыган уңышын шулай ук җиләкләрнең өлгергәнлегеннән чыгып җыеп алыгыз.
Исегездә тотыгыз, өлгергән җиләк-җимеш озак эленеп тормый,һәм бик тиз коела. Бу ак һәм кызыл карлыганга кагылмый. Бу куакның җиләкләре ботакларында 30 көнгә кадәр эленеп торырга мөмкин.
Гүзәл Хөсәенова,
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.

(843) 277-88-80

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International