Алексеевск районы укучылары Казан шәһәре IT-паркында 2022елның 24 июнендә узган «XXI гасыр кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында җиңүчеләр булдылар. «Акыллы йорт һәм уңайлы шәһәр: принципиаль яңа көнкүреш приборлары уйлап табу» номинациясендә 1 урынны Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге Алексеевскның 2нче урта мәктәбе базасында эшли торган МБУБББУ Балалар иҗаты үзәгенең «Оста куллар» түгәрәге укучысы Игнарин Елесей яулады (җитәкчесе Гайнетдинов Р.С.).
«Авыл хуҗалыгы өчен сатып алу» номинациясендә «Ромодан УГББМ» МБМУ 7 нче сыйныф укучысы Павловец Максим җиңүче булды (җитәкчесе Егорова О.Д.). «Балалар иҗат үзәге» МБӨБББУ балаларны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы җиңүләре белән котлый һәм алдагы иҗади уңышлар тели.