Биләр хәзинәләре

2022 елның 1 июле, җомга

Алексеевск районында, кече Чирмешәндәге Биләр шәһәрлегенең үзәк өлешендә, археологик казу эшләре бара.

Экспедиция эшендә Яр Чаллы педагогия институты, КФУның Алабуга институты, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х.Халиков исемендәге Археология институты студентлары һәм белгечләре катнаша. 

Легендар Бөек Шәһәр, монголларга кадәрге Идел Буе Болгарының башкала үзәге тарихы дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан да кызыксыну уята.Шуңа күрә казу эшләрендә Ош дәүләт педагогика университеты (Кыргызстан Республикасы) белгечләре катнаша.

Археологик казулар нәтиҗәсендә шәһәрлекнең үзәк өлешендә X гасыр башында ук икътисади мөнәсәбәтләр күзлегеннән чыгып, үзенчәлекле районның  формалашуы башланган. X-XIV гасырлардагы болгар монументаль архитектурасы ядкәрләре нәкъ менә шунда ачыкланган һәм өлешчә торгызылган. Алар арасында  агач һәм ак таш аерым торган манаралы мәчет хәрабәләре аерым урын алып тора.  Борынгы Биләр үзендә бик күп табышмаклар һәм серләр саклый, аларны чишүгә замана галимнәре һаман якыная бара. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International