Котлыйбыз

2022 елның 1 июле, җомга

Бер кеше хәл итә алмаган эш, уртак тырышлык белән җиңел хәл ителә. Нәкъ менә бу идея кайчандыр кешеләрне кооперация булдырырга этәргән. Кешеләрнең нинди мәсьәләне хәл итүе мөһим түгел, аларның координацияләнгән уртак гамәлләре нәтиҗәсендә җәмгыятьтәге тормыш уңай якка үзгәрә. Районның кулланучылар кооперациясе халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм реализацияләүгә ярдәм итү эшендә үзенең кирәклеген раслады. Без гражданнар мәнфәгатьләренә таянабыз һәм кооператив хезмәттәшлек идеяләрен үстерүне дәвам итәбез. Бүген тормыш үзе дә ,үзгәреп торган хәл дә безнең алда яңа бурычлар куя. Халык белән эшләү шартлары үзгәрә, хезмәт күрсәтүнең яңа формалары кертелә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезнең хезмәт сөючәнлегегез, компетентлылыгыгыз нәтиҗәсендә иң мөһим социаль бурычларның берсе – халыкның тормыш өчен кирәкле товарларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерү хәл ителә. Намуслы хезмәтегез, гореф-гадәтләребезне саклап калуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә,  алар тармакны үстерүгә үзләренең белемнәрен һәм тәҗрибәсен керткән.

Кулланучылар кооперациясендәге үзгәрешләр мөмкин кадәр тизрәк һәм продуктиврак гамәлгә ашсын, ә безнең система район икътисадында лаеклы урын алып торсын өчен илһамланып эш итүегезне телим.

Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм билгеләнгән планнарны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим! Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!

 

Хөрмәт белән,

Алексеевск Районы Кулланучылар Җәмгыяте Идарәсе рәисе

 И. М. Хәйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International