Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Ольга Григорьевна Егоровага район башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк тапшырдылар.
24 июнь көнне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, социаль яклау бүлеге начальнигы Е. А. Хамзина, Зирекле авыл җирлеге башлыгы В. А. Данилова Зирекле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Егорова Ольга Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидовның котлау открыткасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International