Район башлыгының котлавы

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Сезне яшьлекне, матурлыкны һәм бетмәс-төкәнмәс энергия символлаштыручы искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Яшьләр көне белән!
Район тормышында яшьләр елдан-ел әһәмиятлерәк роль уйный.
Сез җәмгыятьнең киләчәген, аның рухи, интеллектуаль һәм эшлекле потенциалын гәүдәләндерәсез. Сезнең аркада районыбызның киләчәге ышанычлы кулларда – бары тик алга гына омтылучы якты, акыллы һәм талантлы кешеләр кулында, дип ышанабыз.
Без,  сезнең үзегезне таба һәм туган районда чын-чынлап бәхетле була алсын өчен,сезнең янәшәгездә булуыбызга, сезгә терәк булып ярдәм итүебезгә шатбыз .
Кадерле дуслар! Тормыштагы уңышка  сезгә һәрвакыт өлкән буын үрнәге, безнең тәҗрибә һәм зирәклек ярдәм итсен. Чөнки нәкъ менә сезгә , туган илебез һәм яраткан Алексеевск районы файдасына игелекле эшләр эстафетасын дәвам итәргә кирәк булачак. Чын күңелдән сезгә барлык планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Һәр көнегез якты һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булсын, шатлык һәм яхшы кәеф алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International