Алексеевск районында авыл җирлекләре башлыкларының һәм Башкарма комитет хезмәткәрләренең автомобильләрен тикшерделәр.
Традицион техник карау мәйданда узды.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин һәм автоинспекторлар автомобильләрнең торышын тикшерде. Комиссия документларны рәсмиләштерүнең дөреслеген, автомобильнең төзек торышын һәм кирәкле җиһазларның: янгын сүндергечләр, аптечкалар, авария билгеләре һ.б. бәяләде. Муниципаль хезмәткәрләргә ачыкланган җитешсезлекләрне якын арада бетерергә кирәк булачак.