Алексеевскида прапорщик Александр Сергеев белән хушлаштылар

2022 елның 24 июне, җомга

Алексеевскида прапорщик Александр Сергеев белән хушлаштылар.
Александр Сергеев Украина территориясендә хәрби бурычларны үтәү барышында, ЛНР һәм ДНР тыныч халкын яклап, үз гомерен корбан итеп, һәлак булган. Герой гаиләсенең кайгысын район башлыгы Сергей Демидов һәм  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков уртаклаштылар. Александр Сергеевны соңгы юлга туганнары һәм якыннары, авылдашлары һәм хезмәттәшләре озатты. Без югалту ачысын бүлешәбез һәм һәлак булучының гаиләсенең  кайгысын уртаклашабыз.

Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Район үзәгенең беренче мәктәбен тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң Алексеевск БТИнда эшли, аннары контракт буенча хезмәт итәргә китә. Өйләнгән. Ике ул тәрбияләп үстергән.
Александр Сергеев 2022 елның 10 июнендә һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International