ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин хәбәр иткәнчә, 23 июньнән 27 июньгә кадәр Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясе бара.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә тиешсез үзгәрешләр керткән машина йөртүчеләргә, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка яки исерек хәлдә идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәләр.
Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!