Гаиләләрне хөрмәтләү, авыл халкына бүләкләр, салют һәм дискотека – Шәмәдә Авыл көнен зурлап билгеләп үттеләр.
18 июньдә бу авылга күп кунаклар килде, аларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде.
Авыл көне иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора, аны көтеп алалар һәм аңа әзерләнәләр.
«Бу авылны хезмәт белән үзгәрткән ветераннар бәйрәме, эшләүче буын бәйрәме, хәзер аның файдасына хезмәт куючылар һәм, әлбәттә, әле кече ватан язмышы өчен җаваплылык эстафетасын үзләштерергә туры киләчәк яшьләр бәйрәме», - дип сөйли Шәмә мәдәният йорты директоры Елена Сибатова.
Аның сүзләренә караганда, Шәмәлеләр икенче ел рәттән Авыл көнен оештыралар. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, авылда туып –үсеп ,төрле елларда туган авылларыннан китүчеләр, үзләренең авылдашлары белән очрашырга һәм туган авылларының ничек үзгәрүен карау өчен бик теләп кайткан иде.
«Теләсә кайсы бәйрәмнең атрибуты булып бүләкләү һәм изге теләкләр тора. Шуңа да бәйрәмдә иң беренче булып авылның озак яшәүчеләрен хөрмәтләделәр. Бу кешеләр авыр тормыш кичерәләр. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар алар җилкәсенә төшә. Әмма, бернигә дә карамастан, алар балаларны һәм илне аякка бастырып, данлы юбилейга кадәр яши. Абдуллин Петр Ильясович, Любишина Валентина Николаевна, Хәсәнова Мәйсәрә Мифтаховна, Юлдашева Сәхибә Хәмәдъяр кызы һәм Сафина Надия Хәбетдин кызы быел 85 һәм 90 яшьләрен билгеләп үткән һәм үтәчәкләр», - ди Елена Александровна.
Бәйрәмдә авыл халкы бүләкләргә лаек булдылар. Шәмәне үстерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Шәмә авыл мәдәният йорты директоры Елена Сибатова, авылда туып-үскән Равил Якличев һәм Александр Гайнуллин Алексеевск районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Гаиләдәге тормыш-ул мәхәббәт генә түгел, ә үзара аңлашу һәм ярдәмләшү дә. Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин күп еллар кулга-кул тотынып, кайгыда да, шатлыкта да, авыру һәм сәламәт килеш бергә гомер итүче гаилә парларын котлады.
Бәйрәм кунакларының алкышларына түбәндәге гаиләләр лаек булды: Абдуллиннар Мария Ефимовна һәм Петр Ильясович-авылда 55 елдан артык бергә яшәүче бердәнбер пар;
Сергеевлар Людмила Ивановна һәм Георгий Павлович 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Шулай ук 45 һәм аннан да күбрәк еллар бергә яшәүче гаиләләр дә хөрмәтләнде: Абдуллиннар Евгений Тудерякович һәм Анна Николаевна, Благовлар Владимир Степанович һәм Тамара Анатольевна, Сәйфетдиновлар Федор Леонтьевич һәм София Асатовна, Уленговлар Геннадий Павлович һәм Светлана Мироновна, Мазеевлар Александр Галимҗан улы һәм Нәкыя Хәсәнҗан кызы, Уленговлар Юрий Ибраһим улы һәм Юлия Никифоровна.
Кичен бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.