Алексеевскида "Якты балалар коляскасы"акциясенә йомгак ясадылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Акциядә катнашучылар "Якты балалар коляскасы" номинациясендә көч сынашты, анда әниләр һәм әтиләр иҗади якын килеп,тапкырлык күрсәтеп балалар коляскасын яктылык кайтаручы элементлар белән бизәүне уйлап таптылар.

Фликерлар, катафотлар, значоклар һ. б. эштә кулланылды.

Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буын арасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча комплекслы эш системасын булдыру.

Ата-аналар балаларына бәйрәм булсын  өчен  тәүлекнең көндезге һәм караңгы вакытында йөрү өчен иң яхшы һәм куркынычсыз каретаны,брелоклар, фликерлар,значоклар белән бизәделәр. Әти-әниләрнең балаларының киләчәгенә һәрвакыт дәвамлы планнары бар бит.

Нәниләр кечкенәдән үк кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булалар, бигрәк тә әти-әниләре үз үрнәкләре белән иҗади процесска  җәлеп иткән балаларга тормышта уңыш елмая. Бу эшкә җәлеп итү, битараф булмаган мөнәсәбәт формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International