Табигатькә һәм чисталыкка мәхәббәт өчен бүләкләделәр

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Алексеевскилылар «ЭКОЯЗ 2022»Республика экологик конкурсында җиңүчеләр булдылар

Башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин катнашучыларга экоактивлык өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә планетабызны саклау буенча эшне дәвам итәргә чакырды.

«Иң яхшы мәктәп» номинациясендә Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе билгеләнде. « Иң яхшы балалар бакчасы »исеменә 3 нче номерлы«Әтәчкәй » балалар бакчасы лаек булды. Крохиннар гаиләсе «Иң яхшы гаилә»номинациясендә җиңде. «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе «Иң яхшы ишегалды » номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

Олег Гайнуллин һәм Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәре Ильяс Галләмов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Крохиннар гаиләсе өчен бу бүләк, чыннан да, лаеклы, чөнки әйләнә-тирә мохит турында кайгырту алар өчен тормыш нормасы. Гаилә әгъзалары төрле экологик акцияләрдә, рейдларда актив катнашучылар. Кама елгасы буенда, бистә урамнарын мөстәкыйль җыештыралар. Ә өйдә алар чүп-чарны сортлый, батарейкаларны, пластикны һәм кәгазьне эшкәртүгә тапшыра.

«Һәр елны бистәдә яшәүчеләр өмәләргә чыга, тәртип урнаштыралар. Әмма чүп-чарны теләсә кая ыргытучылар хаман да  бар. Яшисе килә,тирә-юн чиста һәм җыештырылган булсын иде», - ди Надежда Крохина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International