Казан Сабантуендагы Алексеевск ишегалдына меңләп кеше килде.

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

 Казан Сабантуендагы Алексеевск ишегалдында меңләгән кунак булып китте.
Район башлыгы Сергей Демидов озатуында Алексеевскның талантлы осталарын  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Кемерово өлкәсе - Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев лаеклы бәяләде.
Кунакларга туку , керамик яндыру һәм  тимерне чүкү серләрен ачтылар, шулай ук традицион халык ризыклары белән сыйладылар.
«Афәрин! Чын рус ишегалды, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, - гореф-гадәтләрне саклап калу гына түгел, ә кешеләргә алар турында сөйләү дә мөһим. Әнә күпме халык җыйдыгыз!»
«Менә ул - бәхет, - диде Минтимер Шәймиев, ипи кисәген ашаучы  сабыйга карап,-тук,сау сәламәт бала ипи белән.  Һәркайда шулай булырга тиеш!».
Алексеевск ишегалды турында илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунаклар да җылы фикерләр калдырды.«Татар бәйрәменә бардык, ә рус әкиятенә эләктек, - дип уртаклаша Ярославльдән Ольга Фомина. -Искиткеч ничек төре мәдәниятләр  бергә,тыныч,ихтирам белән бергә үрелеп бара.Бәйрәмегез бик шәп!».
Артистлар кунакларны каршы алган арада, Сабантуйның төп мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр,алар арасында -алексеевскилы Рәфәгат Гизатов та бар.
Сезнең алда баш иябез, Игенчеләр! Бәйрәм белән!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International