Район башлыгы Сергей Демидов прапорщик Александр Сергеевның һәлак булуы турында хәбәр итте: «ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычларны үтәгәндә алексеевскилы, прапорщик Александр Владимирович Сергеев һәлак булды.
Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Район үзәгенең беренче мәктәбен тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң контракт буенча хезмәт итә. Өйләнгән. Ике ул тәрбияли иде .
Бу бик зур югалту. Үзенең хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы итеп үтәгән Александр Сергеевның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мәңге хәтердә сакларбыз!»
Александр Сергеев, Донбассның тыныч халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә бурычларны үтәү барышында, 10 июньдә һәлак булган. Герой гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.
Александр Сергеев Алексеевск бистәсендә җирләнәчәк. Якташыбыз белән хушлашу датасы турында без өстәмә хәбәр итәрбез.