Чик сакчылары туганлыгының күркәм традицияләре

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы якынлаша. 22 июньдә беренче булып дошман һөҗүмен чик буе гаскәрләре кабул итә,алар үзләреннән күпкә көчле дошманга каршы тора алдылар.

 

Бүгенге көнгә кадәр чик сакчылары  дошманга җавап бирергә әзер гаскәрләрнең үзенчәлекле бер төре булып тора. Чик буенда хезмәт иткән һәркем үзендә бурыч һәм сугышчан туганлык хисен мәңгегә саклап кала. Шуңа күрә үз бәйрәмнәрендә  яшел погонлы солдатлар бергә җыелулары очраклы түгел,шулай үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә,Ватаныбыз чикләрен саклап һәлак булучыларны искә алалар. Быелгы елда башкаларыннан аерылмады, гадәт буенча чик сакчылары Җиңү паркында җыелып Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чик сагы ветераннарының бистә урамнары буйлап колонна белән үтеп, " Забота" приютына килеп, балаларга бүләкләр тапшырулары да күркәм традициягә әверелде. Шуның белән  тагын алар малайларга һәм кызларга җиңел булмаган хезмәт турында сөйлиләр.

 

Үз бәйрәмендә чик сакчылары чит сагы хезмәтенең өлкән ветераны, туксан яшьлек Виктор Будкинда булдылар,шулай алар намус һәм батырлык аерылгысыз икәнен кабат исбатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International