Алексеевск районында терлек азыгы әзерләү эше көчәя

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

"Южное Алексеевское" ВЗП механизаторлары "Левашево"терлекчелек комплексында сенаж салуга керештеләр.

 

 

Беренче дүрт сәгать эчендә бу хуҗалыкта 400 тонна әзерләнгән. Хуҗалыклар җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, терлек азыгын шулкадәр соң әзерләү һава шартлары белән бәйле.

«Южное Алексеевск » ВЗП җитәкчесе Салават Вәлиев сүзләренә караганда, азык әзерләүдә 15 йөк машинасы, өч «Ягуар» азык әзерләү комбайны, 4 чапкыч, 3 әйләндергеч җәлеп ителгән. Ике-өч көн эчендә без бер чокыр салырга тиеш.

«Левашево» терлекчелек комплексы директоры Риназ Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, бу җәйдә терлек азыгы белән тулысынча тәэмин итү өчен аларга 16 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк.

«Бу ел буена исәп  белән, өстәвенә, запас белән алабыз. Һәр сенаж чокырының сыйдырышлыгы 2300 тонна. Бездә барлыгы 7 сенаж базы һәм 6 силос базы бар, аларның һәркайсы 8әр мең тонна сыешлы. Һава торышы быел үз төзәтмәләрен кертә. Бер атна элек  чаптык кына, әмма яңгырлар яуды, кипкәнен көттек. Май үзе дә яңгырлы һәм салкын булды. Шуңа да 10 июньдә генә терлек азыгы сала башладык", - ди Риназ Риясович.

Сенаж әзерләү Игорь Озеров идарә иткән таптагыч һәм ике авыр трактор ярдәмендә башкарыла. Бу махиналарның руле артында Шамил Шәфыйков һәм Николай Владимиров утыра .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International