Алексеевск районы башлыгы авыл хуҗалыгы кырларының торышын карады.
Чәчүлекләрне кабул итүдә хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Сергей Демидов чәчелгән мәйданнарның торышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән киләсе уңыш турында фикер алышты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм "Россельхозцентр" белгечләре язгы, көзге бөртекле һәм техник культуралар чәчүлекләренең куелыгын тикшерделәр. Шулай ук тикшерү барышында терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында да фикер алыштылар.