Визит кысаларында Алмаз нәфис туку фабрикасында булды, анда кулдан уникаль эшләнмәләр ясаучы җирле осталарның эшен төшерде.
Шулай ук ул яр буен, Ахтыр коесын, юл эшчеләре һәйкәлен, «Юлчы» паркын, үзәк паркны һәм «Җиңү» паркын, шулай ук Собор мәйданын, үзәк мәчетне һәм Воскресение Христова храмын төшерде. Кунак Алексеевскның матурлыгын һәм истәлекле урыннарын күреп хисләнеп тәэсирләнде.
«Дөресен генә әйткәндә, мондый кечкенә генә бистәдә матур, уникаль һәм кызыклы урыннар күп булыр дип көтмәгән идем. Монда тагын бер кат килергә кирәк. Гаҗәпкә калдым, бүген бик җиңел эшләдем, рәхәт аура сизелә. Редакция коллективына һәм туризм буенча белгеч Людмила Клюшкинага кабул итүләре һәм эшемдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт", - дип хәбәр итте блогер.