Социаль хезмәткәр көне - авыр тормыш хәлендә калган балаларга катлаулы вакытны җиңәргә булышучы һәм ,балачакны чын-чынлап якты, бай һәм кайгыртусыз итүче, «Забота» приюты хезмәткәрләре өчен дә бәйрәм.
Марина Сәгыйдуллина уналты ел приютта тәрбияче булып эшли һәм һәр балага барлык көчен һәм вакытын бирә.
«Безнең вазыйфага балаларыбызның көндез дә, төнлә дә күз алдында булуы керә. Алар өчен без ата-аналар кебек: тәрбиялибез, уйныйбыз, юынырга , тешләр чистартырга өйрәтәбез,шөгелләнәбез, бәйрәмнәр үткәрәбез. Эшли башлагач, мораль яктан авыр булды: өйгә күз яшләре белән кайта идем, чөнки балалар мине әни дип атыйлар, җибәрәселәре килми, бигрәк тә кечкенә, өч-дүрт яшьлек балалар үзләрен шулай тоттылар. Укучылар белән бераз җиңелрәк, әлбәттә, әмма алар да тиз ияләшә, кичләрен кочаклыйлар, үбәләр. Катлаулы, авыр балалар да була, алар белән аралашуның үз юлларын табарга кирәк. Кайдадыр назлап, кайдадыр әрләп, барысыда була, эшебез шундый. Бәйрәмдә коллегаларыма сәламәтлек, тынычлык һәм гаиләләрендә иминлек телим. Һәм безнең« үзенчәлекле »балаларыбыз үз гаиләләренә, әниләренә һәм әтиләренә әйләнеп кайтсын иде», - дип уртаклашты Марина Васильевна.