Алексеевск Сабантуе гөрләп узды!

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Алексеевск Сабантуе гөрләп узды! Мәйданда традицион Сабан бәйрәме узды. Бүген биредә  авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп ,котлап -авыл хуҗалыгы  алдынгыларын, предприятие һәм оешмаларның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.
Алексеевск Сабантуе кунакларын район башлыгы Сергей Демидов котлады: "Алексеевск җире һәм аның халкы милли гореф-гадәтләргә тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм осталык, профессиональ һәм мәдәни уңышлар, спорт казанышлары, ихлас кунакчыллыклары белән дан тота.
Бу бәйрәмдә авыл хезмәтчәннәренә, производство алдынгыларына һәм туган бистәбез хакына намуслы хезмәт итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Сабантуй, элеккечә үк, безнең бердәмлек, яхшыга ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен!"
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кунакларгаТатарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча  Комитет рәисе Иван Гущин мөрәҗәгать итте.
Кунакларны милли ишегаллары, коймак пешерү, туку эше, балчыктан әвәләп ясау буенча кызыклы мастер-класслар һәм башкалар  каршы алды. Балаларны биек курчакларында күңелле аниматорлар мавыктырдылар,үзмәшгульләр үзләре җитештергән продукция белән сыйладылар, ә яшьләр үз көчләрен традицион конкурсларда һәм  уеннарда сынап карадылар. Әлбәттә, традицион ат чабышларыннан башка булмады. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып мотоблокларда узышу буенча ярышлар булды, алар беренче тапкыр Алексеевск Сабантуенда катнашты.
«Алга»колхозыннан Ринат Ситдыйков чәчү батыры булды. Киеренке көрәшләрдән соң көрәшчеләр арасында да Батыр билгеләнде. Ул Биләрдән Олег Курнашев булды.
Сабан бәйрәме концерт белән тәмамланды. Алексеевскилыларны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International