Фестиваль уңышлы узды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

«Алексеевск чаң кагулары-2022» XX кыңгырау чыңы юбилей фестиваленең беренче өлеше берничә мең кунак җыйды. Мавыктыргыч мастер-класслар, тарихи экспозицияләр, осталар шәһәре, фольклор артистлары - Алексеевск фестиваленең уникаль һәм үзенчәлекле  өлеше. Бәйрәм кунакларына бердәмлеккә һәм  ватанпәрвәрлеккә чакыру белән район башлыгы Сергей Демидов мөрәҗәгать итте: «Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка фестивалне хуплаганы өчен, шулай ук бәйрәмнең барлык кунакларына «Алексеевск чаң кагулары»фестивален  рухи традициягә әверелдерү өчен рәхмәт белдерәбез». Фестиваль кунакларын Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев сәламләде. Кичке концерт һәм салют белән "Алексеевск чаң кагулары"ның беренче көне тәмамланды.
Тамашачылар алдында фестивальнең даими катнашучылары чыгыш ясады.
Җырларны Станислав Бартеньев, "Вера" хоры, Ирина Леонова, Анна Сизова, Михаил Соловьев һәм "Партизан-FM"төркеме башкарды.
Бәйрәм салюты тамашачыларда бик күп эмоцияләр уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International