«Безнең балачак дөньясы» мажор нотада

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә уку елы күңелле музыкаль йомгаклау концерты белән тәмамланды.

Укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының иң яхшы номерларын карарга аларның туганнары һәм гади сәнгать сөючеләр килгән иде. Актлар залын тутырып килгән тамашачылар укучылар өчен елның ничек  тыгыз һәм ачык узуын күрделәр. Любовь Лобанихина һәм аның укучылары Данияр Шәйхетдинов һәм Милена Куликова югары тон бирделәр, алар ике сәгатькә "Безнең балачак дөньясы" нда озатучылар булдылар.Үз талантларын музыкантлар, җырчылар, биючеләр, театраллар күрсәткән, концерт нәкъ шулай дип аталган иде. Татьяна Мишагина җитәкчелегендәге «Новое поколение» хореография коллективының күңелле һәм дәртле биюләре ,укучылары   Валентина Зиннәтуллина, Татьяна Гренадерова, Ольга Дерунова, Юлия Усанова, Ирина Федосованың  рояльдә, баянда һәм аккордеонда уйнаулары белән чиратлашып барды. Театр сәнгате нигезләрен өйрәтә торган Любовь Лобанихина карамагындагы мим һәм клоуннар чыгышы вакытында зал шау-гөр килеп торды. Һәм, киресенчә, тамашачылар җитәкче Зимфира Кирушева  ,аның ярдәмчесе -Регина Сәлахиева җитәкчелегендәге балалар хорының тавышларын тыңлаганда тынып калдылар. Фурорны яшь брейкдансерлар ясады, алар беренче тапкыр хисап концертында чыгыш ясадылар.

Кыска гына итеп әйткәндә, сәнгатьнең төп максаты кешелекне күтәрү, аңа тынычлык һәм гармония бүләк итү булганга, тамашачылар кешеләргә сәнгать бүләк итә ала торган бөтен тойгыларны кичерделәр. Концертка бирелгән ике сәгать эчендә  балалар бик яхшы билгесенә башкарып чыктылар! Унбер чыгарылыш сыйныф укучысының сигезе дә үз укуын бик яхшы тәмамлаган. Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау турында дипломнарны мәктәп директоры Ольга Курсанова тапшырды, ул аларга, һөнәрләренең нинди булу-булмауга карамастан, иҗат һәм сәнгать белән шөгыльләнүләрен дәвам итүләрен теләде. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу кызыл дипломнар һәм, гомумән, БСМ укучыларының дәрәҗәсе, төрле конкурслар нәтиҗәләре белән раслана. Бу ел эчендә мәктәп укучылары һәм укытучылары бик күп бүләкләр алдылар. Газетада бары тик мөһим җиңүләрне генә  атап үтәбез.

Татьяна Мишагина җитәкчелегендәге «Новое поколение» хореография коллективы «Сәнгать серпантины» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә «Заманча хореография» номинациясендә һәм «Тере сәнгать» Халыкара фестиваль-конкурсында «Заманча бию»номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

Музыка бүлеге укучылары түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:

Секалин Илья "Олимпта" Халыкара сәнгать конкурс-фестиваленең 1 дәрәҗә дипломанты булды (укытучысы Татьяна Гренадерова).

Варыханов Никита-XV «Кама мозаикасы» Республика фестиваль-конкурсының 1 дәрәҗә дипломанты (укытучысы Ирина Федосова).

   
Фәйзуллева Илнара (укытучысы Валентина Зиннәтуллина) Д.Шостакович исемендәге «100//бит » III Республика фортепиано конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булды, «Алтын камертон» VII республика фестиваль-конкурсында, «Кышкы триумф»Халыкара сәнгать конкурсында 1 дәрәҗә диплом алды. Александра Былинцева (укытучысы Юлия Усанова) белән бергә ул «Алтын камертон» республика фестиваль-конкурсының 1 нче дәрәҗә лауреаты, һәм «Җиңү безнең якта булачак» XIII Халыкара телевизион конкурсында лауреат булды.


Хорның урта төркеме «Хор җырлау " номинациясендә XII Республика балалар башкару  конкурсының 1 нче дәрәҗә дипломын алды, укытучысы Зимфира Кирушева.

Укытучы Татьяна Гренадерова «Педагогик идеяләр фестивале»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International