Берничә күпфатирлы йортта яшәүчеләр балаларны яклау көнен күңелле һәм җанга якын итеп билгеләп үттеләр.
Мондый форматта бәйрәм беренче тапкыр узды. "Әдәби ишегалды" - иҗади чара әнә шулай атала.
Йорт ишегалдында үзәк китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды, ә тирә-юньдәге йортларда яшәүче нәниләр өчен бу көнне иҗади остаханәләр эшләде, аларны китап кыстыргычлар ясарга, пластилиннан рәсем һәм әвәләп ясарга өйрәттеләр.Традицион үрү«Ромашка» , «Закладка» һәм «Пластилиннан картина»мастер-классларында катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары үзләренең мольбертларын куйдылар һәм планер үткәрделәр. Балалар ишегалды агачларын сүрәтләделәр,һәм шулай бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Шагыйрьләр Маргарита Тарсукова, Алсу Низаметдинова, Бәдретдин Шәйхетдинов, Надежда Елизарова, шулай ук үзләре микрофон янына чыккан һәм үзләренең шигырьләрен укыган талантлы балалар ,үзләренең иҗатлары белән шатландырдылар. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Елена Макарихина күптән түгел генә безнең арабыздан киткән Александр Бочкаревның шигырьләрен укыды. Аның иҗаты туган як, район үзәге, авыл матурлыгына багышланган иде. Шулай итеп, алексеевскилыларның төрле буынын патриотизм җепләре белән бәйләп, башка шагыйрьләрдә шигырьләрен укыды.
Халык үзешчәннәре артистлары: Алсу Нәҗметдинова, балалар иҗат үзәгенең «Звездное небо» берләшмәсе, Влада Решетина, балалар сәнгать мәктәбеннән баянчылар триосы һәм клоуннар чыгышы бәйрәм атмосферасын тагын да тулыландырды. Алар көчле алкышлар уятты. Ә «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар белән күңелле уеннар үткәрделәр.
Бәйрәм ахырында кичәне алып баручы Светлана Галеева балаларга үзенең тәэсирләре белән уртаклашуларын һәм бу иҗади кичәдә ниләр өйрәнүләре турында сөйләүләрен сорады.
«Әдәби ишегалды» кунаклары билгеләп үткәнчә, мондый формат кызыклы һәм уңайлы , чөнки ябык территориядәге балаларга һәм өлкәннәргә рухи үсеш өчен кызыклы һәм уңайлы эш белән шөгыльләнергә кирәк.
Бәйрәм бик күңелле үтте!