"Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче компанияләр бердәмлеге" ассоциациясе республика конкурсын игълан итте.

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Номинацияләр: "Иң яхшы  өй яны бакчасы","Иң яхшы клумба". Конкурста катнашу өчен район территориясендә яшәүче һәм йорт яны һәм ишегалды территорияләрендә чәчәк композицияләре ясаган актив кешеләр кертелә. Конкурс 1 июльдән 25 августка кадәр үткәрелә. 30 августта йомгак ясала. Чәчәк композицияләрен бәяләү критерийлары һәм системасы: - чәчәк композициясе идеясенең оригинальлеге-5 балл; - чәчәк композициясенең архитектура-пространство ягыннан чишелеше-5 балл; чәчәк композициясенең колористик чишелеше-5 балл; - гадәти булмаган дизайн проекты,  өй яны бакчаларын төзүгә креатив якын килү (табигый материал: чуерташ, ком, агач,  күркәләр һ.б.) - 10 балл; - декорның төрле төрләрен куллану: бордюралар, клумбалар, альпия таулары, коры инеш һ. б. - 5 балл; - йорт яны бакчаларын бизәгәндә калдык постык  куллану рөхсәт ителми (иске шиннар, пластик шешәләр һ. б.). Хөрмәтле Алексеевск шәһәр җирлегендә яшәүчеләр,әгәр конкурста катнашырга телисез икән, 2-45-65 телефоны аша Алексеевск ШТБ советына яки территориягездәге ТИҮ  рәисләренә мөрәҗәгать итегез. "Восточный " ТИҮ-Макарихина Е. С., "Үзәк" ТИҮ - Юртаева Ю. В., "Просторный" ТИҮ - Некрасова С. В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International