Ел башыннан бирле юлларда тәртип сакчылары тарафыннан 43 исерек машина йөртүче ачыкланган. Алексеевск районы юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Исерек килеш йөрткән өчен төп җәза — хокуктан мәхрүм итү, сирәгрәк — ирекне чикләү, әйтик, мондый хокук бозу кабатланган очракта. Бер үк вакытта машина йөртүчегә 30 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.