Алексеевскида тагын бер мурал барлыкка килде. Химик Александр Арбузовның портреты Ленин урамындагы күп фатирлы йортны бизи. Дөньякүләм танылган галимне сайлау очраклы түгел. Александр Арбузов-Алексеевск районында туган, рус химик-органигы, фосфорорганик кушылмалар химиясенә нигез салучыларның берсе. Аның кече ватанында, Биләр җирендә, Арбузов музее эшли һәм һәрвакыт кунакларга шат.